Бүген – 10 мартта, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Фәтхрахман кызы Сәфәргалиеваның туган көне! Аны гомер бәйрәме – 70 яшьлек күркәм юбилее белән ихластан котлыйбыз! Саулык-сәламәтлек, озын гомер, гаилә бәхете һәм якыннары, балалары белән бергә булып, озак еллар шулай иҗат дәрте белән илһамланып яшәвен телибез. Ул озак еллар режиссер, сценарист, алып баручы буларак, башта – 1992-1998 елларда «Казан Милли – мәдәни үзәге»ндә; 1998-2004 елларда – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә хезмәт куя, 2005-2011 елларда – Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының әдәби-драматик бүлеге җитәкчесе, 2012 елда – Татарстан Язучылар берлегендә пропаганда бүлеге мөдире булып эшли. Татар музыка сәнгатен пропагандалауга зур өлеш керткәне өчен ул 2002 елда ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә; Музыка сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен аңа 2003 елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә. Музей хезмәткәре буларак, шәхсән миңа да ул алып барган концертларны бик еш күрергә туры килде. Ул филармониянең әйдәп баручы коллективлары, танылган сәнгать осталары катнашында бик күп татар концертлары оештырды. Соңгы елларда үткәннәре дә хәтердә уелып калган торганнардан: Рабига Сибгатуллина белән Фәрит Хатыйповның 60 яшьлекләре уңаеннан «Җыр бәйрәме» дип исемләнгән юбилей кичәсе (2008 ел), Гарифҗан Мөхәммәтшинның 70 яшьлеге уңаеннан узган «Ярый әле бу дөньяда матурлык бар» дигән кичә (2011 ел). Шулай ук Фәрдия апаның затлы хезмәтләре рәтендә Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе уздырган кичәләрдән, Илһам Шакировның туган көненә багышланганнары (2013, 2014, 2018 елларда); Айрат Арслановны искә алу кичәсе (2013 ел); «Илһамият» клубының беренче кичәсе (2015 ел) дә бар. Алар барысы да матур хатирә булып күңелдә саклана. Шулай ук, 2022 елда күренекле шагыйрьләр, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары – Зөлфәт, Рөстәм Мингалимгә һ.б. багышланган Татарстан Язучылар берлеге оештырган әдәби-музыкаль кичәләрнең сценарий авторы да булды. Шигъри җанлы, милли җанлы Фәрдия ханым үзенең хис-тойгыларын шигырь юлларына күчерә, җыр текстлары иҗат итә. Аның шигырьләре элек Ульяновскиның «Өмет» гәзитендә, соңрак «Казан утлары» һәм башка бик күп гәзит-җурналларда басыла. 2010 елда аның «Елларымны югалтма» исемле беренче шигырьләр китабы чыкты. 2022 елда аның шигырьләре Татарстан китап нәшрияты тарафыннан әзерләнгән «Яңа гасыр моңнары» дигән альманах-җыентыкта (төзүчеләре: Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәех) төрле буын авторларының әсәрләре белән дөнья күрде. Бүгенге көндә дә иҗаттан аерылмый Фәрдия ханым. Ул һаман да сценарийләр, шигырьләр яза, аларны һәм байтак шагыйрьләрнең шигырьләрен яттан сөйли. Г. Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе музеена Фәрдия апаны чакырып, видеога яздырып алып мин аларны социаль челтәрләрдә дә күрсәтеп барам. Кичәләрендә катнашкан артистларның чыгышларын, анда яңгыраган җырларны, шигырьләрне тирәннәнрәк ачып бирү максатыннан, тамашачыларны сокландырган сәхнә бизәлешләренең – искитмәле видеорәтләрнең режиссеры да әле ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрдия Сәфәргалиева! Бер гомергә ниләр генә сыймый: Күпме күз яшьләре түгелгән... Очрашулар, югалтулар аша Язмыш сукмаклары үтелгән. Бер гомергә ниләр генә сыймый: Мәхәббәт тә анда, нәфрәт тә. Сабый бала сулышының тәме, Хатирәләр тулы йөрәк тә... Бер гомергә ниләр генә сыймас, Насыйп булса җырың сузарга. Замананың котсыз фаҗигасы, Комачауламаса гомер юлын Ахырына кадәр узарга. Ф.Сәфәргалиева («Елларымны югалтма» исемле шигырьләр китабыннан). #Татарфилармониясе #Тукайфилармониясе #Күренеклешәхесләр

Теги других блогов: юбилей Татарстан сәнгать