Түбән Мәтәскә: туган ил кайдан башлана? Укучыларның туган яклары турындагы белемнәрен киңәйтү аша аларда патриотизм һәм кечкенә Ватаннары өчен горурлык хисе формалаштыру максатында оештырылган "Туган ил кайдан башлана?" проекты кысаларында чираттагы дәрес-лекция Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә үтте . Арча муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы районның авыл хуҗалыгы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Дәрес - лекциядән соң 9 нчы сыйныф укучылары Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы белән очрашты. Очрашуда Лесхоз урта мәктәбе һәм Казанбаш төп гомуми белем мәктәпләренең дә 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы укучыларга һөнәрләр һәм белгечлекләр турында сөйләде, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы авыл җирлегендә яшәүнең өстенлекләре, грантлар, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме белән таныштырды. http://arskland.ru/news/4889/