Кышкар авыл клубында талантлы якташыбыз Мөнирә Сафина белән очрашуда катнаштык.
Тормышта күнелләргә җылы өләшеп, жанга илһам өсти торган бик тә кешелекле, олы йөрәкле кешеләр белән очрашырга туры килә.Шундыйларның берсе талантлы якташыбыз, язучы,тәрҗемәче,журналист Мәнирә Габдрахман кызы Сафина. Шәфкатьлелек, миһербанлылык сыйфатларын узенә туплаган бу ханым кирәк чакта туры сүзле, тәвәккәл, кыю да әле. Тормышчан әсәрләр,гыйбрәтле язмалар язып, эчкерсез шигъри каләмен тибрәтеп ,китап сөючеләрне уз дулкынында тибрәтеп, үтемле үгет- нәсыйхәтен яшь буынга җиткерә килә ул. Китапханәбездә китаплары кулдан -кулга йөреп укылса, интернет челтәрләрендәге төркемнәрдә көн саен повесть, нәсерләре бәян ителеп килә. Драма әсәрләре, фольклор чыгыш, монологларын мәдәният хезмәткәрләре узләренең өстәл китаплары итеп файдаланалар. Мин китапханәче буларак,Мөнирә апа кебек күпкырлы иҗат иясенә сокланам да, горурланам да. Әлеге чарада катнашкан, чыгыш ясаган һәркемнен шул хисләрне кичерүенә шигем юк. Соңгы вакытларда иҗат эшчәнлеген читкәрәк куеп, бик тә изге эшкә тотынганын белгәч, аңа ихтирам, хөрмәт хисем тагын да артты.Хәрби операциягә мобилизацияләнгән егетләребезгә ярдәм итәргә беренчеләрдән булып кушылган у кеше да әле ул. Авылыбыз егетләренә бик тә кирәкле, уңайлы кием - салымнар булдыруда ярдәм итүчеләрнең берсе - Мөнирә Габдрахман кызы. Егетләр, аларның гаиләләре, авылдашлар исеменнән Зур Рәхмәт, Сезгә, Мөнирә апа! Яхшылыкларыгызның әҗерен куреп, гаилә бөтенлегендә, ил- көн тынычлыгында илһамланып иҗат итәргә язсын! Күнел сандыгына көндә туплап барган тормыш вакыйгалары, яралы язмышлар, шатлык- куанычлар тулы хатирәләрдән тупланган яңа әсәрләр📚 туачак әлбәттә. Үз укучыларыгызны югалтмыйча, тугъры дусларыгызның, якын кешеләрегезнең җылысын тоеп, бәрәкәтле тормышларда яшәргә язсын Сезгә🙏🥰Уңышлар, сәламәтлек телим! 🌺🌺🌺
#Арсккультура
#Новокишитскаябиблиотека